news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Күпбалалы әти Нияз Усманов балаларга үрнәк булырга кирәк дип саный

Күпбалалы әти Нияз Усманов балаларга үрнәк булырга кирәк дип саный
​​Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Казанның «Туган авылым» комплексында Балаларны яклау көне уңаеннан узган бәйрәм чарасында бүләкләнүчеләр арасында өч бала ата-анасы Нияз һәм Ләйсән Усмановлар да бар иде. Нияз Усманов балаларны тәрбияләгәндә, бар әйберне дә үз мисалыңда өйрәтергә кирәк, аларга үрнәк булу мөһим дип саный. Бу – төп кагыйдә, ди ул.

Нияз Фәнис улы — «Ният» хәйрия фонды җитәкчесе, фонд авыр тормыш хәлләренә дучар булганнарга ярдәм күрсәтә. Ләйсән Илшат кызы — шәһәрнең 7нче поликлиникасында табиб-невролог булып эшли.

«Гаилә бәхете — балаларда! Гаиләдә балалар күбрәк булган саен өйдә шатлыклы вакыйгалар арта. Безнең «Ният» фонды вәкилләренең дә күбесе күпбалалы. Күпбалалы булу — эшкә берничек тә комачауламый», — дип сөйләде Нияз әфәнде «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Усмановларның гаилә коруларына 11 ел. Нияз — Түбән Камадан булса, Ләйсән — Казанныкы. Казанда очрашып, кавышканнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100