news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Күпбалалы ата-аналарга 14 көнлек өстәмә отпуск бирелергә мөмкин

Күпбалалы ата-аналарга 14 көнлек өстәмә отпуск бирелергә мөмкин
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Күпбалалы ата-аналарга 14 көнлек түләнә торган өстәмә отпуск алу хокукы бирелергә мөмкин. Тиешле закон проекты Дәүләт Думасының язгы сессиясендә каралырга мөмкин, дип хәбәр итте депутат Сергей Миронов. Аның сүзләрен «ТАСС» китерә.

Ул аңлатканча, күп балалы хезмәткәрләр югары йөкләнештә, шуңа күрә озаграк ял итәргә тиеш. «Гадел Россия» фракциясе алар өчен еллык түләүле ялны 14 календарь көнгә арттырырга тәкъдим итә.

Миронов сүзләренчә, өч һәм аннан да күбрәк баланың әти-әниләренә 18 яшькә җиткәнче өстәмә отпуск бирү тәкъдим ителә. Шул ук вакытта ата–аналар аны теләсә кайсы вакытта тулысынча яки өлешләп куллана алачак. Парламентарий искәрткәнчә, закон проекты Дәүләт Думасына инде кертелгән.

Миронов парламентның түбән палатасы язгы сессия барышында инициативаны хуплар дип ышаныч белдерде.

Күп балалы гаиләләргә ярдәм итү «Гаилә» илкүләм проекты максатларына туры килә.

news_right_1
news_right_2
news_bot