«Соңгы елларда техник мөмкинчелекләр артты. Хәзер концертларда экран, бизәлеш, тавыш, ут һ.б. Тамашачыларга шундый матур картинка тәкъдим итә алабыз. Кызганыч, техник әйберләрнең җырчыларның җырлавына йогынтысы юк. Хәзер дә җырчыларның бик әйбәт җырлаганнары да бар. Бик җырлый алмаганнары да артты. Һәм алар гел алга ыргыла.
Әгәр миннән «нишләр идең» дип сорасалар, фонограммага җырлауны бетерер идем. Көчле эксперимент булыр иде. Мин җырчылар белән эшлим бит. Җырчыларның ничек җырлаганын да, мөмкинчелекләрен дә беләм. Әгәр мине концертка чакыралар икән, мин килеп утырам. Плюска җырлыйлар икән, кайтып китәм. Миңа нәрсәгә ул ул язма? Мин аны өйдә дә тыңлый алам. Җырла инде җырларга чыккач. Менә биюче бит алай итә алмый, чыгып бии. Музыкант та чыга да уйный», – ди ул.
«ТНВ» телеканалында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында кунак булган Риваль Хисмәтуллинның белән әңгәмәне «Интертат» сайтында укый аласыз.