news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Күп телле мәктәпләрдә эшләр өчен укырга керүчеләр 15 мең сум стипендия алачак

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов күп телле мәктәпләрдә эшләр өчен быел укырга керүчеләр 15 мең сум стипендия алачагын әйтте.

Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы күп телле мәктәпләргә укытучылар әзерләү өчен яңа уку елына 150 максатчан урынга заказ биргән.

«Республика бюджетыннан түләнә торган программа буенча укырга керүчеләр быел 15 мең сум стипендия алачак. Бу көндез укучы һәм сессияләрен дүртле-бишле билгеләренә ябучы студентларга гына кагыла. Сүз ике телле һәм күп телле мәктәпләрдә эшләр өчен белгечләр әзерләү программасы турында бара», - диде Рәдиф Җамалетдинов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов махсус стипендия түләнә торган биш программаны атады. Алар: «Математика һәм инглиз теле», «Башлангыч мәктәп укытучылары һәм инглиз теле», «Инглиз теле һәм икенче чит тел (төрек, яисә кытай теле)», «Рәсем сәнгате һәм чит тел», «Музыка һәм чит тел». Беренче өчесе элегрәк тә тормышка ашырылган программалар булса, соңгы икесе быел кертелә.

«Без 2018 елдан бирле ике телле, 2020 елдан күп телле укытучылар, ягъни фәннәрне татар, рус инглиз телләрендә укыта алырлык белгечләр әзерлибез. Быел шундый программага көндезге бүлеккә биш төркем җыячакбыз. Һәр төркемдә егерме бишәр укучы булачак», - диде Рамил Мирзаһитов.

Рамил Мирзаһитов сүзләренчә, республика заказы буенча яңадан 25 кешене ике телле мәгариф оешмаларында эшли алырлык башлангыч сыйныф укытучылары һәм тәрбиячеләр әзерләү өчен читтән торып уку бүлегенә алачаклар. Бу урыннарга педагогия көллиятләрен тәмамлаучылар гына дәгъва кыла алачак. Читтән торып укучыларга махсус стипендия түләнми.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100