news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Күп шагыйрьләргә «азык» биргән Илһам Шакировның 90 яшьлек юбилее уңаеннан концерт узачак

27 майда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты була. Илһам Шакировның 90 еллык юбилеена багышланган концертта ике чор кисешәчәк. Үткәннән кайтаваз булып яңгыраган Илһам Шакиров җырлары һәм «Калеб» яшь буын иҗатчылары тудырган яңа җырлар, бер җепкә үрелеп, кабатланмас аһәң тудырачак.

Күп шагыйрьләргә «азык» биргән Илһам Шакировның 90 яшьлек юбилее уңаеннан концерт узачак
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Калеб» һәм Илһам Шакиров… Безгә һәр исем кадерле!»

«Калеб» яңа буын җыр җыенының оештыручысы, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова әлеге концертның максаты – Илһам Шакировны искә алу, «Калеб»тә туган җырларны яңгырату, элеккеге һәм заманча җырларны чагыштырып анализ ясау, дип билгеләп үтте

«Калеб», «Илһам Шакиров» дигәндә, бу исемнәр һәрберсе безгә кадерле. «Калеб» 11 ел эшләп килә, тик хәзер без элеккеге кебек актив эшләмибездер, хәзер безгә нәрсә илһам бирә, канатландыра – без шуның белән шөгыльләнәбез, чөнки һәрберебезнең төп эшләребез бар», - диде Гүзәл Сәгыйтова «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Фото: © «Татар – информ», Рамил Гали

Шулай ук, ул 2020 елдан бирле эшләп килгән «Безнең җыр» лабораториясе турында да әйтеп китте. Аның сүзләренчә, бу лабораториядә композитор, шагыйрь һәм җырчылар берләшеп, яңа җырлар иҗат иткән.

«Бу яңа җырлар вокалистларның концертларында башкарылса да, гала-концерттан соң аларны күрсәтә алмый идек, тик аларны популярлаштыру теләге зур иде. Узган ел Зөлфия Авзалова «Калеб»ләрне яратуын һәм Әлфия Авзалованың концертын бергә эшләү теләген белдергән иде. Бу уй туу белән үк, без аны «Кайтаваз» дип атарга булдык. Талантларыбыз күп, аларның бүгенге иҗатчыларга да тәэсире зур. Оештырылган концертта без Әлфия апаның җырлары белән «Калеб» җырларын да тамашачыга җиткердек, аннары озак вакытлар бу чарадан соң канатланып йөрдек. Һәм шушындый «Кайтаваз»ны Илһам Шакиров белән дә дәвам итәргә булдык, февраль аена ук планлаштырылган концертны, рәсми чаралар булу сәбәпле май аена калдырдык», – дип тәмамлады сүзен «Калеб» яңа буын җыенын оештыручы.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Концертның программасы турында әлеге чараның режиссеры Лилия Әхмәтова сөйләде. Ул, чараның үзенчәлеге булып – концертта Илһам Шакировка багышланган шигырьләр яңгырау һәм театраль ут куелышы булуын әйтте.

Әлфия Авзаловага багышланган беренче «Кайтаваз»да да, Илһам Шакиров концертында да ут куелышы Илшат Сәяхов кулында булуы хәбәр ителде.

«Киләчәк буын милләтпәрвәрлекне саклап, дөрес тәрбиядә үссен иде»

Матбугат очрашуында Татарстанның атказанган артисты Азат Кәримов Әлфия Авзалова белән бәйле җылы хатирәсе белән бүлеште.

«Актаныш районында Әлфия апаның конкурсында катнашабыз. Мин сәхнәгә чыктым, җырлый башладым, тик бер мәлне туктап калдым. Жюрида берничә кеше утыра иде, алар арасыннан миңа Әлфия Авзалова: «Улым туктама, сиңа туктарга ярамый», – диде. Минем өчен бу – иң кадерле, тәэсирле сүзләр булган иде», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Без, иҗатчылар, бөек Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова язмышлары белән кызыксынып, аларның «фанатлары» булып үскәнбез, һәм күпмедер дәрәҗәдә аларның чагылышларын бүгенге көнгәчә яшәтергә телибез. Аларның дөнья кыйммәтләрен бүгенге дөнья кыйммәтләренә тиңдәш итеп, тирә-юньдә чүп үләне түгел, ә кирәкле орлыклар үссен иде. Киләчәк буын милләтпәрвәрлекне саклап, дөрес тәрбиядә үссен иде», – диде җырчы.

Илһам Шакиров күп кенә шагыйрьләргә «азык» биргән

Илһам Шакировка багышлап шигырь язучылар арасында шагыйрь Булат Ибраһим да бар. Матбугат очрашуында ул җырчыга багышлап язган шигырен укып китте.

«Илһам абый, әлбәттә, беренче чиратта җырчы. Ләкин, шул ук вакытта, ул күп кенә шагыйрьләргә «азык» биргән, һәм аларга шигърияттә яңа юл ачкан кеше икәнен дә әйтергә кирәк. Язучыларның күп кенә кызыклы истәлекләре бар Илһам абый турында. Разил Вәлиевны да җыр сәнгатенә Илһам Шакиров алып кергән, студент чакта аның янына килеп, шигырь кирәклеген әйткән. Безнең «Калеб»челәр буыны бәхетле буын, чөнки алар Илһам абыйны күреп, аның белән исәнләшеп, кочаклашып, аның җырларын үзенең башкаруында ишеткән кешеләр», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Кайтаваз. Илһам Шакиров» концертында катнашучылар: Филүс Каһиров, Алинә Шәрипҗанова, Артур Исламов, Эльза Исламова, Илүсә Хуҗина, Азат Каримов, Алинә Кәримова, Илгиз Мөхетдинов, Алмас Хөсәенов, Гөлназ Закирова, Айгөл Гардисламова, Алсу Фәйзуллина, Динар Шәрәфетдинов, Элина Сафина, Рөстәм Хөсәенов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100