news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Күп функцияле үзәктә россиялеләрне биометрия буенча кабул итәргә планлаштыралар

Россиядә күп функцияле үзәкләрдә халыкка паспорт күрсәтмичә хезмәт күрсәтү буенча сынау проекты старт алды. Шәхесен раслау өчен клиентка хезмәткәрнең эш урыны янында урнаштырылган камерага карарга гына кирәк була. Бу хакта Россия вице-премьеры Дмитрий Григоренко аппаратында хәбәр иттеләр.

Биометрия буенча халыкны беренче тапкыр кабул итүне Чиләбе өлкәсендә флагман күп функцияле үзәге үткәрә башлады, ә ел ахырына кадәр шундый ук экспериментны Липецк һәм Ленинград өлкәләрендә эшләтеп җибәрәчәкләр. «Сынау нәтиҗәләре буенча сервисны илнең башка төбәкләренә дә таратачакбыз», — дип китерә РИА Новости Григоренконың сүзләрен.

Яңа форматта эшләгәндә, шәхес расланганнан соң, хезмәт күрсәтүгә алдан тутырылган гариза формалашачак, дип билгеләп үтелә. Бу хезмәт күрсәтүне тизләтергә һәм гадиләштерергә мөмкинлек бирер дип көтелә.

Шул ук вакытта вице-премьер биометрияне ирекле нигездә куллану турында искәртте. Күп функцияле үзәккә килүче хезмәтне нинди форматта алырга теләвен үзе хәл итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100