news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Күп функцияле үзәкләрнең биш офисында психологлар түләүсез консультация бирәчәк

22 һәм 23 ноябрьдә Татарстанның күп функцияле үзәкләренең Казандагы биш офисында бушлай психологик консультацияләр булачак. Аларны КФУның психология институты студентлары үткәрәчәк, дип хәбәр ителә «Минем документлар» сайтында.

Психологик ярдәмне балага узарга, опекунлык яки уллыкка алуны планлаштырган хатын-кызлар, шулай ук йөклеләр һәм декрет ялындагы әниләр ала алачак.

Консультацияләр күп функцияле үзәкләрнең Максимов ур., 1, Достоевский ур., 35/10, Чистай ур., 5, Авангард ур., 74, Җиңү пр., 214 адреслары буенча үткәреләчәк. Язылу өчен бу бүлекләргә шәхсән мөрәҗәгать итәргә яки +7(843)222-06-13 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot