news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Күп функцияле үзәкләрдә машина йөртү таныклыкларын бирү вакытын кыскарттылар

Күп функцияле үзәкләрдә машина йөртү таныклыгын бирү вакытын 10 эш көненә кадәр кыскарттылар. Элегрәк хезмәт күрсәтү 15 эш көне булган. Бу хакта Казан мэриясе матбугат үзәге хәбәр итә.

«Минем документлар» бүлекчәләренә машина йөртү таныклыклары югалган яки аларны, аерым алганда, фамилия үзгәргәннән соң алыштырырга кирәк булган очракларда мөрәҗәгать итәргә була.

Документны рәсмиләштерү өчен паспорт, булган очракта машина йөртү таныклыгы һәм әгәр документның гамәлдә булу срогы чыккан булса яки аны яңа срокка әзерләгәндә медицина бәяләмәсе кирәк. Халыкара машина йөртү таныклыгын алу өчен шулай ук чит ил паспорты күчермәсе һәм 35 х 45 мм үлчәмле фотография кирәк. Илкүләм таныклыкны алу өчен КФҮ хезмәткәрләре гариза бирүчене бушлай фотога төшерәчәк.

Илкүләм машина йөртү таныклыгы өчен – 2000 сум, халыкара таныклык өчен 1600 сум пошлина түләнә, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100