news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Күп функцияле үзәк аша Россия паспортын һәм теркәүне рәсмиләштерү срогы 1 июльдән кими

Татарстанда күп функцияле үзәк аша Россия паспортын рәсмиләштерү һәм яшәү урыны буенча теркәлү срогы 1 июльдән кимиячәк. 

«Үзәккә гариза биреп, Россия гражданины паспортын 1 июльдән сигез эш көненнән соң алырга мөмкин булачак. Күп функцияле үзәк аша яшәү урыны буенча теркәү хезмәте күрсәтү срогы дүрт эш көне тәшкил итәчәк», - диделәр оешманың матбугат хезмәтендә.

Яшәү урыны буенча теркәүгә эчке миграция мәсьәләләре буенча бүлекчәләрдә элеккегечә өч көн түгел, ә бер эш көне биреләчәк. Күп функцияле үзәк өчен гражданнардан эчке миграция мәсьәләләре буенча бүлекләргә гаризаларны курьер белән тапшыруга һәм әзер документларны кире китерүгә вакыт каралган.

Эчке эшләр министрлыгы структурасында Россия паспортын бирү срогы биш эш көне булачак. Моңа кадәр эчке миграция мәсьәләләре буенча бүлекләргә мөрәҗәгать иткәндә паспортны рәсмиләштерү ун көн тәшкил иткән, әгәр документлар яшәү урыны буенча бирелгән булса, һәм калган очракларда — 30 көн.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100