news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы 75 процентка башкарылган

Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы 75 процентка башкарылган
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстанда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча 2026 ел программасының гомуми үтәлеше 75 процент тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәргән традицион республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин сөйләде, дип хәбәр итә төбәк җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Киңәшмә республиканың барлык муниципалитетлары белән видео-конференц-элемтә режимында узды. Аның эшендә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов катнашты.

Министр искәрткәнчә, агымдагы елда 41 муниципаль берәмлектә урнашкан 813 күп фатирлы йорт ремонтланачак. Шулай ук алты муниципалитеттагы 57 йортта 126 лифт алмаштыру планлаштырыла.

Бүгенге көндә 38 муниципаль берәмлектәге 504 күп фатирлы йортта яңарту эшләре алып барыла. Шул ук вакытта 201 күпфатирлы йортта капиталь ремонт тулысынча төгәлләнгән инде. Шул исәптән соңгы ике атнада 15 муниципалитетның 73 йортында эшләр тәмамланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot