Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Күп балалы гаиләләрнең җир кишәрлекләрендә инфраструктураны үстерүгә 1 млрд сум бүленгән
2025 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан күп балалы гаиләләргә бирелгән җир кишәрлекләрендә инфраструктураны үстерү өчен 1 миллиард сум акча бүленгән. Су белән тәэмин итү һәм юллар төзүгә 500әр миллион сум юнәлдереләчәк. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тукай районының Әҗмәкәй авылындагы «Подсолнухи» һәм «Рябинка» микрорайоннарында, Биклән авылында, Яшел Үзәндәге Шатлык, Гаилә, Юбилей һәм башка урамнарда, Лаеш шәһәренең Сәйдәшев-Юбилей микрорайонында, Биектау районының Каймар авылында су белән тәэмин итү челтәрләре төзү ниятләнә. Объектлар төзелешенең заказчысы һәм төзүчесе - «Заманча энергия саклау технологияләре һәм инженерлык коммуникацияләре» дәүләт бюджет учреждениесе.
Тукай районының Әҗмәкәй авылындагы «Подсолнухи» микрорайонында, Яшел Үзәннең Шатлык, Гаилә һәм Юбилей урамнарында, Биектау районының Каймар авылы һәм Дачный авыл җирлегендә, Түбән Кама районының Борок авылында, Казанның Совет районындагы Колсәет торак массивында вак таш-ком катнашмасыннан юллар төзү каралган. Эшләрнең заказчысы һәм төзүчесе - «Татарстан Республикасы Баш төзелеш идарәсе» дәүләт бюджет учреждениесе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз