news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Күп бала тәрбияләүче ата-аналар тәнендәге тапларын, миңнәрен табибка бушлай күрсәтә ала

Проект 2022 ел азагына кадәр дәвам итәчәк.

Күп балалы гаиләләрнең ата-аналары өчен тиредә онкологияне кисәтү өчен бушлай диагностика үткәрелә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә сөйләделәр.

«Меланома-Стоп» проекты РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова инициативасы белән Республика клиник онкологик диспансер, СЛ клиникасының фәнни-тикшеренү дерматология үзәге белән берлектә гамәлгә ашырыла.

«Күп балалы гаиләләрнең мәшәкатьләре күп, клиникага табибка күренү матди яктан да авыр булырга мөмкин. Тиредә онкологик авыруларны вакытында ачыклау кирәк, юкса күп балалы гаилә өчен туендыручыларның берсен югалту бик куркыныч», - диде СЛ клиникасы җитәкчесе Светлана Жабоева.

Проект нигезендә пациентларны Казанда һәм Чаллыда кабул итәчәкләр. Казанда Павлюхин урамы, 37 адресы буенча клиникага, Чаллыда Республика онкологик диспансерының Яр Чаллы проспекты, 18 А адресы буенча филиалына алдан язылып бару кирәк. Яман шеш турында шик туса, гражданнар өстәмә тикшерүләргә һәм дәвалауга җибәреләчәк.

Табиблар тәндәге миңнәрнең төсе үзгәрүгә, кычыта яки каный башлауга, тиз үсүгә игътибар итәргә киңәш итте.

Проект 16 майда старт ала һәм 2022 ел азагына кадәр дәвам итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100