news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Күп балалы гаиләләрне түләүле юлларда сәфәр өчен түләүдән азат итәргә телиләр

Күп балалы гаиләләрне түләүле автомобиль юлларында сәфәр өчен түләүдән азат итүне күздә тоткан закон проекты Дәүләт Думасына тапшырылды. Тәкъдимнең инициаторы – «Гадел Россия - Дөреслек өчен» партиясе. Матбугат хезмәтендә шул хакта хәбәр иттеләр.

Закон чыгару инициативасын партия башлыгы Сергей Миронов һәм Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Александр Бабаков әзерләгән. Документта, өч һәм аннан күбрәк баласы булган ата-аналарга теркәлгән транспорт түләүле трассалардан бушлай файдалана алсын өчен, автомобиль юллары турындагы законга үзгәрешләр кертергә тәкъдим ителә.

Авторлар аңлатканча, әлеге чара бигрәк тә яллар чорында күп балалы гаиләләргә финанс йөкләнешен киметүгә юнәлдерелгән, ул шулай ук туучылар санын арттыруга өстәмә этәргеч булырга мөмкин. Моннан тыш, инициатива гаилә сәясәтенә ярдәм итүнең һәм транспорт инфраструктурасының үтемлелеген киңәйтүнең мөһимлеген искәртә.

news_right_1
news_right_2
news_bot