news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Күп балалы гаиләләргә торак-коммуналь хезмәтләр өчен ташлама ясау турында уйланалар

Дәүләт Думасында күп балалы гаиләләргә торак-коммуналь хезмәтләргә 50 процент күләмендә ташлама бирү турында уйлана башладылар. Мондый инициатива белән Дәүләт Думасының Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе урынбасары Сергей Колунов чыгыш ясады. Чарада шулай ук капиталь ремонт өчен кертемнәрнең яртысы күләмендә компенсацияләү дә карала. Яңа кагыйдәләрне Россиянең барлык төбәкләренә дә таратырга телиләр. Бу хакта РИА Новости яза.

«Бүген күп балалы гаиләләр коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә ташламалы тарифларга хокуклы – федераль законнарда билгеләнгән минималь ташлама 30 процент тәшкил итә. Шул ук вакытта төбәкләр ташламаларны арттырырга мөмкин, моннан тыш, алар башка хезмәтләр өчен түләүгә ташламалар бирергә хокуклы», — дип белдерә парламентарий.

Мәскәүдә һәм Вологда өлкәсендә, мисал өчен, капремонтка кертемнәргә компенсация 50 процент дәрәҗәсендә билгеләнгән.

«Нәтиҗәдә, Россиянең кайбер төбәкләрендә торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә ташлама минималь, икенчеләрендә максималь булып чыга. Минем карашка, бу мәсьәләгә бердәм федераль якын килү кирәк», — дип белдерде Колунов.

Парламентарий фикеренчә, бу инициатива илдә демографик вазгыятькә уңай йогынты ясаячак һәм күп балалы гаиләләргә сизелерлек ярдәм күрсәтәчәк.

Шул ук вакытта яңа нормада мошенниклыктан яклауны уйларга кирәк. Моның өчен, депутат фикеренчә, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә ташлама гаилә әгъзалары теркәлү урыны буенча гына гамәлдә булачак дигән кагыйдәне билгеләү мөһим.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100