news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Күп балалы гаиләләргә җир бирү тәртибен тәгаенләштерделәр

Татарстанда өч һәм аннан күбрәк балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү тәртибен тәгаенләштерделәр. Җир кодексына үзгәрешләр кертә торган закон проектын бүген Дәүләт Советының утыз өченче утырышында кабул иттеләр.

«Федераль законда әйтелгәнчә, өч һәм аннан күбрәк баласы булган гражданнар учетта торакка мохтаҗлар сыйфатында торырга тиеш яки аларны учетка куяр өчен сәбәпләре булырга тиеш», - дип әйтте Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев.

Татарстанда өч һәм күбрәк балалы гаиләләргә җир биләмәләрен бирү өчен бердәнбер шарт булып гариза биргән вакытта республика территориясендә яшәүләре тора.

Закон проекты нигезендә, әгәр дә гариза биргәндә, гаилә социаль найм килешүе буенча торак йортларга мохтаҗлар сыйфатында торса , шәхси торак төзелеше, ярдәмче хуҗалыклар, бакчачылык өчен участоклар бушлай һәм сәүдәләшүсез генә бирелә. Гаиләдә ата яки ананың – икесенең берсенең Татарстанда яшәү вакыты биш елдан да ким булмавы шарт.

news_right_1
news_right_2
news_bot