Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Күп балалы гаиләләргә чыгарылыш кичәсенә әзерләнү өчен түләү кертергә тәкъдим иттеләр
Дәүләт Думасы депутатлары күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә балаларын чыгарылыш кичәләренә әзерләү өчен бер тапкыр бирелә торган түләү кертергә тәкъдим итте. Әлеге инициатива белән депутатлар Сардана Авксентьева, Ксения Горячева һәм Дәүләт Думасы вице-спикеры Владислав Даванков хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяковка мөрәҗәгать иткән. Документ ТАСС карамагында бар.
Депутатлар билгеләп үткәнчә, төбәкләрдә күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә балаларны укырга керергә әзерләү, мәктәп формасы, спорт киеме һәм башка кирәкле әйберләр алу өчен түләүләр яки компенсацияләр бирелә. Әмма мондый чаралар гаиләләргә уку елы башланганда ярдәм итүне генә күздә тота, балалары мәктәп тәмамлаучы ата-аналарның чыгарылыш кичәсе, аттестатлар тапшыру тантанасы, фотосессияләр, кием-салым, транспорт һәм баланың рәсми мәктәп чараларында катнашуы кебек чыгымнарын исәпкә алмый.
Инициатива балалары 9нчы яки 11нче сыйныфны тәмамлаучы гаиләләр өчен федераль дәрәҗәдә түләү кертүне күздә тота.
Депутатлар фикеренчә, әлеге чара гаиләләрнең финанс йөкләмәсен киметергә, укуны тәмамлаучы балаларга ярдәм итәргә һәм социаль ярдәмне тормыш ситуацияләренә бәйлерәк итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз