Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Күп балалы гаиләләргә автомобиль алу өчен ташламалы кредит бирергә тәкъдим иттеләр
Дәүләт Думасы депутаты Дмитрий Гусев дүртенче бала туганда күп балалы гаиләләр өчен льготалы, еллык 3 процент ставкалы кулланучылар кредиты булдырырга тәкъдим итте. Үзебездә җитештерелгән яңа автомобиль сатып алу өчен ике миллион сумга кадәр акча алу мөмкинлеген күздә тоткан закон проекты РФ хөкүмәтенә юлланган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Проектка аңлатма язуы нигезендә, кредитны беренчел кертемнән һәм залогтан башка алырга мөмкин булачак. Кредитлау срогы, йөкләмәләрне намус белән үтәгәндә, җиде елга кадәр булырга мөмкин. Закон проекты күп балалы гаиләләргә ярдәм итүгә һәм Россия автосәнәгате продукциясенә ихтыяҗны стимуллаштыруга юнәлдерелгән.
«Дүрт һәм аннан да күбрәк баласы булган гаилә өчен автомобиль – муллык түгел, ә көндәлек тормыш мәсьәләсе. Балаларны мәктәпкә, түгәрәкләргә, табибка илтергә, дистәләгән көнкүреш бурычларын хәл итәргә кирәк. Шуңа күрә без мондый гаиләләргә үзебезнең ил автомобилен ташламалы шартларда сатып алырга мөмкинлек бирергә тәкъдим итәбез», - диде Гусев.
Парламентарий ассызыклаганча, инициатива берьюлы берничә бурычны хәл итә. «Бу күп балалы гаиләләргә ярдәм, балалар туу өчен стимул һәм бер үк вакытта Россия автосәнәгатенә ярдәм. Дәүләт гаиләләргә уңайлырак яшәргә ярдәм итә торган инструментлар булдырырга тиеш», – дип өстәде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз