news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Күп балалы гаиләләр Россия кунакханәләре һәм тау курортларында ял итүгә ташламалар алачак

Россиядә Президент Владимир Путин игълан иткән Гаилә елында күп балалы гаиләләр илнең кунакханәләрендә һәм тау курортларында ял итүгә ташламалар ала алачак. Бу хакта Министрлар Кабинетының телеграм-каналында хәбәр ителә.

«Президент ярдәмендә 2021 елда «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты эшли башлады, аның кысаларында төрле курортлар һәм ял форматы өчен инфраструктура булдырыла, — диде вице-премьер Дмитрий Чернышенко. — Икътисади үсеш министрлыгы тәкъдим иткән ташламалар һәм тәкъдимнәр - бөтен гаилә белән безнең үзенчәлекле, матур ил буйлап сәяхәт итә башлау өчен тагын бер сәбәп. Без шулай ук туристлык бизнесы вәкилләрен инициативага кушылырга һәм кунакханәләрдә һәм курортларда акцияләр программасын кертергә чакырабыз».

Инициативага Россиянең 30га якын төбәгеннән, шул исәптән Татарстаннан да, кунакханәләр һәм шифаханәләр кушылды.

Тау чаңгысы комплексларында күп балалы гаиләләр һәм балалы гаиләләр йөрү билетларына, ски-пассларга, җиһазлар прокатына һәм яшәү урынына ташламалар алачак.

«Архыз» курорты парлар өчен махсус тәкъдим әзерләгән - аларга 2,5 мең метр биеклектә никахлашырга тәкъдим итәләр. Бушлай хезмәт биек тау мәйданчыгында бәйрәм бизәлешен үз эченә ала, никах, фото һәм видео, канат юлларында күтәрелү һәм курорттан истәлекле бүләкләр булачак.

Тәкъдимнәр исемлеге белән тулырак Russia.Travel илкүләм туристик порталында танышырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100