Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Күп балалы гаиләләр өчен парковкалар бушлай булырга мөмкин
Дәүләт Думасының Контроль комитеты рәисенең беренче урынбасары Дмитрий Гусев парламент палатасына күп балалы гаиләләргә автомобильләр өчен ике бушлай парковка урыны хокукын билгеләү турында закон проектын кертәчәк. Бу хакта РИА Новости яза.
«Күп бала тәрбияләүче ата-аналарга транспорт чаралары өчен ике бушлай парковка урыны билгеләү тәкъдим ителә», - дип хәбәр ителә проектка аңлатма язуында.
Документларда билгеләп үтелгәнчә, хәзерге вакытта күп балалы гаиләләр өчен бушлай парковка Россиянең 37 төбәгендә генә бар. Моннан тыш, аның өчен шартлар бөтен җирдә дә төрле. Әлеге закон проекты кабул ителгән очракта, ташлама федераль булачак.
Дәүләт Думасы депутаты билгеләп үткәнчә, берничә баланы тәрбияләү җиңел түгел, һәм мондый чаралар акчаны да, нервларны да экономияләргә ярдәм итәчәк.
«Өстәвенә, бу – гаилә кыйммәтләренә ярдәм итүгә һәм туучылар санын арттыруга адым. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин берничә тапкыр әйтте. Закон кабул ителгәч, бөтен ил буйлап күп балалы гаиләләр тагын бер файдалы ташлама алачак. Ул аларның тормышын бераз гадирәк һәм уңайлырак итәчәк», - дип йомгаклады Гусев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз