Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Күп балалы гаиләләр һәм СВО хәрбиләренә урманнан агач сатып алуга ташлама кертелә
Татарстанда дәүләт ярдәменә мохтаҗ аерым категория гражданнарга үз ихтыяҗлары өчен урман утыртмаларын сату-алу шартнамәләре төзегәндә ташламалар кертеләчәк.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 22нче утырышында депутатлар «Татарстанда урманнардан файдалану турында»гы законга үзгәрешләр кертү буенча закон проектын тыңлады һәм аны өч укылышта кабул итте.
«Торак йорт һәм каралты-куралар төзү, шәхси торак төзелеше яки шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен билгеләнгән җир кишәрлегендә торак йорт һәм каралты-кураларны ремонтлау максатларында үз ихтыяҗлары өчен урман утыртмаларын сату-алу килешүләре буенча гражданнар өчен түләү ставкаларына карата 0,5 түбәнәйтү коэффициентын билгеләү күздә тотыла», – дип белдерде ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров.
Аның сүзләренчә, ташлама Бөек Ватан сугышы ветераннары, махсус хәрби операциядә катнашучылар, сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булганнарның тормыш иптәшләре, шулай ук янгын яки табигый һәм техноген гадәттән тыш хәлләр аркасында тораксыз калган гражданнар өчен каралган.
Моннан тыш, ташламага олы баласы 18 яшькә җиткәнче яки белем бирү оешмасында көндезге белем алу шарты белән 23 яшькә җиткәнче, яки балачактан инвалид булган олы баласы 23 яшькә җиткәнче күп балалы гаиләләр дәгъва итә алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз