Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Күп балалы әтиләр вакытыннан алда пенсиягә чыгарга мөмкин
Дәүләт Думасына өч һәм аннан да күбрәк баласы булган аталар өчен пенсияне вакытыннан алда билгеләү турында закон проекты кертелде. Аның авторлары - «Справедливая Россия - За правду» фракциясе җитәкчесе Сергей Миронов җитәкчелегендәге депутатлар. Бу хакта «Российская газета» яза.
Фракция лидеры аңлатканча, гамәлдәге законнар буенча күп балалы аналар 50-53 яшьтән пенсиягә китә ала, ә күп балалы аталарның андый мөмкинлекләре юк.
Авторлар 55 яшькә җиткән ир-атларга вакытыннан алда пенсия билгеләргә тәкъдим итә. Әмма моның өчен аларның ким дигәндә 20 ел иминият стажы булырга тиеш. Биш һәм аннан да күбрәк баласы булуы һәм аларны тәрбияләүдә катнашуы (һәрхәлдә, сигез яшькә кадәр) шарт булып тора.
Дүрт баласы туган һәм аларны тәрбияләгән очракта 57 яшьтә, ә өч баласы булганнарга 58 яшьтән пенсия билгеләргә тәкъдим ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз