news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Күп балалы әни Татарстанда ихтыяҗ иң зур булган социаль ярдәм чараларын атады

Татарстан - 2025 елда социаль ярдәм чаралары буенча Россиядә лидер. Хәзерге вакытта республикада 60тан артык социаль ярдәм чарасы гамәлгә ашырыла, узган ел алардан 1 миллионнан артык кеше файдаланган. «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының ТР буенча филиалы социаль координаторы, күп балалы әни Римма Сыдыкова «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.

«Төбәктә гамәлдәге социаль ярдәм чаралары җитәрлек дип уйлыйм. Күп балалы аналар өчен мөһиме – балаларның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә һәм мәктәпләргә ташламалы нигездә керү мөмкинлеге. Аз керемле гаиләләр өстәмә субсидия һәм ташламалардан файдалана ала», - дип белдерде ул.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына югары уку йортларына кергәндә ташламалар каралган.

«Мисал өчен, минем балалар республика җитәкчелеге ярдәме белән уку йортларында бушлай туклана, коммуналь хезмәтләргә түләү һәм җәмәгать транспортыннан файдаланган өчен субсидияләр ала», – дип өстәде Сыдыкова.

news_right_1
news_right_2
news_bot