Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кунгур шәһәрендә "Урал кубогы" өчен көрәш ярышлары ачылды
Турнирда Россиянең 12 төбәгеннән 109 көрәшче бил алыша.
(Кунгур, 11 ноябрь, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Пермь крае Кунгур шәһәрендә көрәш буенча "Урал кубогы" ярышлары тантаналы төстә ачылды. Россиянең 12 төбәгеннән 109 көрәшчене үзенә җыйган турнирның ачылышында Россия көрәш федерациясе вице-президенты Равил Ногуманов, Пермь крае канун чыгару җыены рәисе Алексей Золотарев, Кунгур районы башлыгы урынбасары Әмир Мәхмүтов һәм башка рәсми затлар катнашты.
"Урал кубогы" беренче мәртәбә 1999 елда уздырылган, Кунгур шәһәрендә исә икенче тапкыр үткәрелә һәм моны Пермь крае спорт бәйрәме буларак кабул итә.
"Кунгур шәһәре, гомумән, Пермь крае өчен бу турнир зур спорт бәйрәмен хәтерләтә. Шуңа да аңа әзерлек мәсьәләсенә җитди карыйбыз. Бу – көрәштә тәҗрибәбезне арттырырга ярдәм итә", – диде Әмир Мәхмүтов.
Ярышларны уздыру урыны буларак, төбәкнең Кунгур шәһәре сайлануы да юктан гына түгел, диелде. Пермь крае көрәш федерациясе президенты, ярышларның баш хөкемдары Рамил Мөхәммәдиев сүзләренчә, биредә көрәш соңгы вакытта үсеш кичерә, яңа секцияләр ачарга мөмкинлек тудырылган.
"Россия көрәш федерациясенең төп максаты – төбәкләрдә көрәшнең үсешен булдыру. Ә моның бер юлы – бүгенге кебек турнирларны күбрәк уздыру", – диде үз чыгышында Равил Ногуманов.
Бил алышулар бүген һәр 14 авырлык үлчәвендә җиңүчеләр билгеле булганчы дәвам итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз