news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Күңелдә бәйрәм хисе»: Сайлауда Татарстан халыкларының милли ризыклары белән сыйлыйлар

«Күңелдә бәйрәм хисе»: Сайлауда Татарстан халыкларының милли ризыклары белән сыйлыйлар
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Казанда «Мәскәү» мәдәният үзәгендә 165нче сайлау участогында Татарстанда яшәүче халыкларның 12 төрле милли ризыгын татып карарга була. Татарстан Халыклар ассамблеясе рәисе, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин интерактив зонада булды.

«Мәскәү районы участок комиссиясе чакыруы буенча бу сайлау кампаниясе барышында тавыш бирүнең икенче көне ничек узуын карарга килдем. Халык килә, Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматы буенча, беренче көнне теркәлгән сайлаучыларның 37,7 проценты килгән, үз тавышларын биргән. Бу яхшы күрсәткеч. Бүген эшләми торган көн һәм ул тагын да югарырак булачак», - дип хәбәр итте журналистларга Мөхәммәтшин.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Спикер билгеләп үткәнчә, Татарстан Мәдәният министрлыгы, Татарстан Халыклар ассамблеясе, Казан мэриясе бүген үз тавышларын бирергә, конституцион бурычын үтәргә килгән сайлаучылар өчен чын бәйрәм оештыру турында карар кабул итте.

«Бүген монда өстәлләр әзерләнгән, «Россия халыклары ризыклары» күргәзмәсе уза, сайлауга килгән кешеләрне сыйлау оештырылган. Бездә күпмилләтле республика, биредә 175 милләт һәм халык вәкилләре яши. Мин күргәзмәне карап чыктым һәм әлеге ризыкларны милли колорит белән әзерли торган осталарның саклануы белән канәгать, һәм һәркем алар турында бөтен тарихны сөйли ала, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Спикер билгеләп үткәнчә, «аларның күңелендә бу сайлау кампаниясеннән бәйрәм хисе калсын өчен» күргәзмә һәм дегустация оештырылган,

«Безнең өчен сайлау - зур бәйрәм. Сайлау участокларында дусларың, туганнарың, хезмәттәшләрең белән очрашып, конституцион бурычыңны үтәп була», - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.

Искәртик, 15 мартта Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли башлады, шулай ук хастаханә, шифаханә, тикшерү изоляторы, вокзал һәм аэропортта вакытлыча 45 сайлау участогы ачылды.

Россия Федерациясе Президентын сайлау 8нче тапкыр үткәрелә, быел ул 15, 16 һәм 17 мартта уза. Сайлауда 4 кандидат - Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путин (үзен-үзе тәкъдим итүче) катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100