Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Күңел тартмаса, тамыр тарта: Гарәп Әмирлекләрендә милләттәшләребез ничек яши?
Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә 10 меңгә якын татар яши. Алар чит ил шартларында да үз телләрен, мәдәниятләрен онытмыйча, бердәм җәмгыять булып торалар. Дубайда яшәүче татар диаспорасы активисты Әлфия Бәдретдинова «Татар-информ»га милләттәшләребезнең Хатта тауларына хайкингка барулары һәм апрельдә үткәрелүче Сабан туе турында сөйләде.
50гә якын татар Татарстан байрагы белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Хатта тауларына менде
Әлфия Бәдретдинова тумышы белән Башкортстаннан булса да, Дубайга күченгәнче ун ел дәвамында Казанда яшәгән. Ул Әмирлекләргә дус кызы белән ял итәргә килгән җиреннән шунда калырга карар кылган һәм бүгенге көндә анда ун елга якын гомер итә.
«Шактый күп вакыт үткән кебек тоелса да, вакыт бик тиз үтте. Моның сәбәбе дә бар: Дубайда Россиядәге кебек ел фасыллары юк, ел әйләнәсе җәй. Монда ике генә ел фасылы: эссе яки бик нык эссе (җәйге вакытта)», - дип уртаклашты ул.
Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә гомер итүче 10 мең татарның күпчелеге Дубай һәм Абу-Даби шәһәрләрендә төпләнгән. Алар нигездә нефть өлкәсендә, күчемсез милек һәм финанс тармакларында хезмәт куя. Әлфия Бәдретдинова билгеләп үткәнчә, җирле халык татарларны яхшы белә, чөнки Татарстан белән икътисади бәйләнешләр ныклы, ә республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әмирлекләргә еш килә.
Биредә яшәүче татарлар үзара тыгыз элемтәдә торырга тырыша. Беренче очрашулар вакытында алар күбрәк ифтарларга җыелган булса, хәзер чаралар форматы төрлеләнгән.
«Очрашуларны вакыт-вакыт оештырып торырга тырышабыз. Чүлдә 3 тапкыр пикникка җыелдык, берничә тапкыр хайкингка, тауларга барган бар. Быел 4нче тапкыр Сабан туе үткәрелә. Кайберәүләр тар даирәләрдә футбол уйнарга килә. Һәр атна саен шимбә көннәрендә алтмышлаган ир-ат Дубай Маринадагы яңа мәчеттә җәмәгать белән җыелалар», - диде Әлфия Бәдретдинова.
Күптән түгел шундый очрашуларның берсе үтте - 50гә якын Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче татар, иртәнге 4-5тә торып, Хатта тауларына хайкингка (тауларга менү, таулар буенча җәяү йөрү – «Татар-информ» иск.) бардылар. Алар арасында яшьләр дә, 70тән олырак яшьтәге кешеләр дә бар иде. Әлфия Бәдретдинова урнаштырган видеодан күренгәнчә, тау итәгендә җыелып, Татарстан байрагын тотып, алар тауларга күтәрелә.
Фото: Әлфия Бәдретдинованың социаль челтәрләрдәге битеннән
«Без дөньядагы иң текә Сабан туен оештырачакбыз»
Шулай ук 4 апрельдә Safa Parkта дүртенче тапкыр Халыкара Сабан туе узачак. Узган елны 4,5 мең кеше җыелган булса, быел 10 мең кеше көтелүен хәбәр итте гарәп илләре татарлары Альянсы җитәкчесе Марсель Әхмәтшин.
«Сабантуй ул безнең канда. Сабантуй турында сүз күтәрелгәч, каз тәненә кадәр чыга. Чит илдә Сабантуйны оештыруда катнашу - зур шәрәф. Без дөньядагы иң текә Сабан туен оештырачакбыз. Бөтен дөнья татарларның кем икәнлеген белергә тиеш, бөтен ресурсларыбызны шуңа юнәлтәчәкбез», - диде ул.
Бәйрәмгә теләгән һәркем килә ала, ул бушлай. Оештыручылар бөтен чыгымнарны үз өстенә ала.
«Башка елларга күз салсак: бәйрәмгә килгән татарлар үзләренең дусларын, башка милләт вәкилләрен дә алып киләләр. Шулай ук Согуд Гарәбстаны, Оман, Кувейт, Катарда яшәүче активист татарлар да тартыла», - дип сөйләде Әлфия Бәдретдинова.
Фото: Әлфия Бәдретдинованың социаль челтәрләрдәге битеннән
Бәйрәмдә Әнвәр Нургалиев, Ильмира Нәгыймова, Элвин Грейның чыгышы көтелүен хәбәр итте оештыручылар. Шулай ук программа кысаларында Көрәш федерациясе катнашында үтәчәк көрәш, BC Academy балалар өчен махсус уен мәйданчыгы оештырачак, ә Радик Абдрахманов «Туган батыр» проекты белән таныштырачак, туклану һәм сәүдә нокталары булачак.
«Кайберәүләр: «Бу Сабан туе Татарстаннан бирелгән акчаларга үткәреләме?» – ди. Юк, Дубайда үткәрелгән Сабан туена Татарстаннан беркайчан да акча бирелгәне булмады. Без аны күбесенчә мондагы иганәчеләр һәм партнерлар белән үткәрәбез. Төп оештыручыларның берсе – Камил Галиуллин. Ул төзелеш өлкәсендә эшли. Әлбәттә, һәр елны Бөтендөнья татар конгрессы килә. Ләкин Сабан туе ул бер генә кеше оештыра торган әйбер түгел, аны бергәләшеп, күмәкләшеп эшлисең. Һәм аны чит илдә, аеруча Дубайда, оештыру кыенрак, чөнки бездә күп әйбер түләүле. Җәмәгать урыннары булса да, бик күп әйбер өчен лицензияләр алырга кирәк», - дип билгеләде Әлфия Бәдретдинова.
«Ана теле белән кергән әйберне тиз генә онытып булмый»
Әлфия Бәдретдинова белән аралашу барышында, 10 елга якын читтә торса да, камил рәвештә татар телендә сөйләште. Шуңа күрә без аңа туган телен сакларга нәрсә ярдәм итүе турында да сорадык. Аның сүзләренчә, телне онытмау өчен даими аралашу мөһим.
«Ана теле белән кергән әйберне тиз генә онытып булмый. Кечкенәдән татар телендә гаиләдә сөйләшеп өйрәнелгән. Эш буенча, әлбәттә, күбрәк инглиз һәм рус телендә аралашабыз. Ләкин әти-әниләр, дуслар белән гел телефоннан татарча аралашып торабыз, Татарстаннан килеп йөргән дуслар бар. Мәсәлән, Данир Сабиров гаиләсе белән еш кына килеп йөри иде, алар белән күрешеп, татарча аралашабыз. Телне куллансаң, сөйләшсәң, ул онытылмый», - диде ул.
Фото: Әлфия Бәдретдинованың социаль челтәрләрдәге битеннән
Шулай ук Төмән өлкәсендә туып-үскән Марсель Әхмәтшин фикеренчә, туган телгә мәхәббәт вакыт узу белән көчәя. «Бала чакта әти телевизордан татар җырларын тыңлаганда: «Күчер, башка каналны куй», - дия идек. Ә 25 яшьтән соң тамырларыңа тартыла башлыйсың. Татар халкы: «Күңел тартмаса, тамыр тарта», - дип әйтә. Чит илдә яшәгәндә татар теленә мәхәббәт арта, аңа тартыла башлыйсың», - дип билгеләп үтте ул.
Фото: Марсель Әхмәтшинның социаль челтәрләрдәге битеннән
Әлфия Бәдретдинова сүзләренчә, Дубайда татар телен өйрәнү буенча махсус чаралар яки оешмалар юк, әмма Татарстанда халыкара полилингваль балалар бакчалары һәм «Бала-Сити» мәктәбенә нигез салучы Альбина Насыйрованың «BC Academy» халыкара мәктәбе эшләп килә. Шул ук вакытта ул Дубайдагы бик тиз яшәү ритмын һәм заманча цифрлы мөмкинлекләрне исәпкә алганда, теләгән кеше өчен онлайн курслар һәрвакыт ачык булуын да искәртте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз