Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Күңел» радиосы «Маруся» кушымтасында эшли башлады
Радионы тыңлар өчен «акыллы» гаджетлары булучыларга радионы тыңлар өчен «Маруся, «Күңел» радиосын куш» дип әйтү җитә.
Чаллыда 92.6 FM ешлыгында һәм kunelradio.ru сайтында һәм мобиль кушымтасында эшли торган «Күңел» радиосы хәзер «Маруся» колонкасында да барлыкка килде. Бу хакта «Күңел» радиосы хәбәр итә.
«Акыллы» гаджетлары булган кешеләргә яраткан радиоларын тыңлау өчен бары тик: «Маруся, «Күңел» радиосын куш» дип әйтергә генә кирәк.
«Маруся» VK компаниясе эшләп чыгарган тавыш ярдәмчесе. 2019 елның 17 июнендә эшли башлаган. iOS һәм Android системасы кушымталарында эшли, Mail.ru почтасына, ВКонтактега һәм ICQ мессенджерына интеграцияләнгән.
Колонка белән эшләү өчен смартфонда «Маруся» кушымтасын урнаштырырга һәм VK аккаунт ачарга кирәк (яки инде ачылган аккаунтка керергә). Алга таба көйләү шактый җиңел – «Колонканы кушарга» дигән төймәгә басарга һәм инструкция буенча эшләргә кирәк.
Реклама. АҖ «Татмедиа»
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз