news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Күңел» радиосы Казанда татар халкының яшьлек җырларын яңгыратачак

Концертта Дәниф Шәрәфетдинов, «Мунча ташы», Сәгыйть Гыйбашев, Зәйнәб Фәрхетдинова, Әлфинә Әзһәмова, АЙФАРА, Эльвира Хәйруллина, Рөстәм Закиров кебек легендар артистларның катнашуы көтелә, дип хәбәр итә радио җитәкчелеге.

23 октябрь көнне 17:00 сәгатьтә Казанның УНИКС концертлар залында «Күңел» радиосы «Безнең яшьлек җырлары» дип аталган концертка чакыра. Концерт радионың 25 еллыгы һәм «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенең 15 еллыгы уңаеннан үткәрелә.

Концертта инде онытылып барган, татар музыка сәнгатенең алтын фондына кергән 80нче, 90нчы елларда популяр булган хитлар яңгыраячак. Дәниф Шәрәфетдинов, «Мунча ташы», Сәгыйть Гыйбашев, Зәйнәб Фәрхетдинова, Әлфинә Әзһәмова, АЙФАРА, Эльвира Хәйруллина, Рөстәм Закиров кебек легендар артистларның катнашуы көтелә, дип хәбәр итә радио җитәкчелеге.

«Бу көннәрдә бик күп аналар газиз балаларын, дистәләгән хатын-кыз сөекле ирләрен, балаларыбыз яраткан әтиләрен хәрби операциягә озатты. Бу хәлләр барыбызны да уйга калдырды. Үткәннәрне тагын бер кат хәтердә яңартып, бүгенге тормышыбыз белән чагыштырдык. Без дә бабаларыбыз үрнәгендә авырлыкларга бирешмәскә, яшәргә, тормышны дәвам итәргә, күңелебезне төшермәскә тиешбез. 

Бурычыбыз - миллионлаган тыңлаучыларыбызга яхшы кәеф бүләк итү, җырлар аша киләчәккә өмет уяту. Дәһшәтле сугыш елларында да әби-бабаларыбыз нәкъ менә җырлардан яшәргә көч алган», – дип аңлатты концертның мәгънәсен радионың баш мөхәррире Лилия Мәхмүтова. 

Концерттан кергән акчаның бер өлеше өлешчә мобилизациягә эләккән ир-егетләргә кирәк-яраклар, җылы киемнәр алуга тотылачак, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100