news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Күңел» радиосы җитәкчесе Лилия Мәхмүтова: Актанышлылар оста, чиста, тәмле теллеләр

1997 елда Чаллы шәһәрендә үз эшчәнлеген башлап җибәргән «Күңел» радиосы дулкыннары киңәя. Хәзер бу радионы Актаныш һәм Мөслимдә дә ишетеп булачак. «Күңел» радиосы җитәкчесе Лилия Мәхмүтова моны радио тарихында зур вакыйга дип атады һәм радио дулкыннары киңүюгә карата үз фикерен белдерде.

«Күңел» радиосы җитәкчесе Лилия Мәхмүтова: Актанышлылар оста, чиста, тәмле теллеләр
Фото: «Татар-информ»

Актаныш һәм Мөслим районнарында «Күңел» ешлыклары ачылу – безнең радио тарихында зур вакыйга. Без бу көнне бик көттек. Актаныш халкы белән без күптәннән таныш идек: алар «Күңел» радиосын бик күп еллар онлайн рәвештә тыңладылар. Актанышта бик актив халык яши, даими хәбәр язып торучыларыбыз да бар. Кичәге чарада да Актаныш халкы үзенең активлыгын күрсәтте. Актанышта менә мондый урам чаралары, Казан артистлары белән үтә торган чаралар бик үк еш булмаганлыгы сизелде. Алар шулкадәр сусаганнар, мәйдан тутырып халык җыелды. Актанышта «Күңел» радиосы ачылуы безнең өчен сөенечле вакыйга булды. Алар үзләренең телне камил белүләре, оста, чиста һәм тәмле телле булулары белән аерылып торалар. «Күңел» радиосының алып баручылары да башка радиоларга караганда аерылып тора, музыкаль бизәлеш тә үзгә.

Мөслим районында «Күңел» радиосы 67,79 УКВ ешлыгында эшләгәндә, мөслимлеләр безне актив тыңлыйлар иде. Ул якларда безнең радио тота иде. Бик күпләп килгән котлау хатлары да шушы Мөслим районыннан булды. Без Мөслим халкы белән дә таныш. Аларның үзләренең җирле радиолары да эшләячәк, Актанышта да шулай ук. Алар «Күңел» ешлыгында берничә сәгатькә кереп алачаклар. Бу тыңлаучыларга берьюлы 2 радио тыңлау мөмкинлеге бирә.

Әлеге районнарда кичә һәм бүген үзебезнең алып баручыларны күрсәтеп, радиобыз турында сөйләп, район халкы белән таныштык. Актанышка да, Мөслимгә дә без тагын концерт программалары белән дә барырбыз, дип планлаштырабыз. Бу инде кыш айларында булыр.

Җитәкчелеккә, «Татмедиа» җәмгыятенә, агентлыгына зур рәхмәтебезне белдерәбез. Актаныш районы һәм Мөслим районы башлыкларына да рәхмәт. Алар безне колач җәеп каршы алдылар. «Күңел»не яратканнарын күрсәттеләр һәм «Күңел» радиосының кирәклеген ассызыкладылар, ди ул.

«Күңел» радиосы дулкыннары киңәюенә карата фикерләрне «Интертат» сайты өчен Ләйсән Рәхмәтуллина язды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100