news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Күңел» радиосы 25 еллыгы уңаеннан барлык элеккеге хезмәткәрләрен туры эфирга чакыра

30-31 июльдә иртәдән кичкә кадәр студиягә һәр сәгать саен яңа кунак килеп торачак.

«Күңел» радиосы 25 еллыгы уңаеннан барлык элеккеге хезмәткәрләрен туры эфирга чакыра
Лилия Мәхмүтова
Солтан Исхаков

«Күңел» радиосы 25 еллыгы уңаеннан 30-31 июль көннәрендә элек эшләп киткән барлык хезмәткәрләрен туры эфирга чакыра.

«Радионың беренче көненнән үк эшли башлаган алып баручыларны да тыңлаучылар онытмый, сагынып искә ала. Әле дә элеккеге хезмәткәрләрнең язмышы белән кызыксынучылар бар. Юбилей уңаеннан тамашачыларга сюрприз ясыйсыбыз килде. Радиода эшләп киткән барлык хезмәткәрләрне дә 30-31 июльдә радиомарафонга чакырабыз», - диде «Күңел» радиосы җитәкчесе Лилия Мәхмүтова «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Радиомарафон 30 июльдә иртәнге җидедә башланып, 31 июльдә кичке унга кадәр дәвам итәчәк. Шушы вакыт эчендә студиягә һәр сәгать саен яңа кунак килеп торачак.

«Бу үзенә күрә кызыклы чара. Ул тыңлаучыларга да, алып баручыларга да тансык дип уйлыйм», - диде Лилия Мәхмүтова.

Фоторепортаж: Солтан Исхаков
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100