Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Күңел адреслары.Тукай» экскурсиясендә Тукайның яраткан ризыкларын тәкъдим итәчәкләр
«Күңел адреслары. Тукай» мәдәни экскурсиясе маршрутының катнашучылары Габдулла Тукайның яраткан ризыкларыннан авыз итә алачак. Бу турыда «Татар-информ»да булган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе президенты Зөфәр Гаязов хәбәр итте.
«Милли кухнядан нинди ризыклар тәкъдим итәргә мөмкин икәнен билгеләдек. Габдулла Тукайның үрдәк ите ашын, пылауны, пәрәмәчне, кабартманы, борай боткасын һәм бәрәңге боламыгын яратуы билгеле булды. Әлбәттә, без бу ризыкларны менюга мөмкин кадәр күбрәк кертергә тырышачакбыз. Бәяләр дә туристлар алырлык булырга тиеш», – дип сөйләде ул.
Тукайның яраткан ризыкларын тикшерү эшләре нәтиҗәсендә билгеләгәннәр. «Бу экскурсияне булдырганда, тикшеренү эше дә алып барылды. Әлеге эш белән Тукай музее шөгыльләнде. Без шулай ук «Татар утары» белән дә киңәшләшеп эшләдек», – дип сөйләде Татарстан Милли музееның генераль директоры вазифаларын башкаручы Айрат Фәйзрахманов.
Экскурсия катнашучылары «Татар утары»нда Габдулла Тукайның яраткан ризыкларыннан кала аның китаплары белән дә таныша ала. «Бездә Габдулла Тукай китапханәсе бар, анда бөек шагыйребезгә багышланган китаплар саклана. Әлеге туристик маршрут кысаларында без туристларга һәм кунакларга бу әдәбият белән танышу мөмкинлеген бирәбез. Оештыру комитеты белән бергә килеп карадык, туристларны әлеге китапханә янында утырту өчен уңайлы урыннар билгеләдек», – дип сөйләде Зөфәр Гаязов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз