news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кунашак районының Чебакүл авылында мәчет ачылды

Чиләбе өлкәсенең Кунашак районы Чебакул авылында 2519 нчы санлы мәчет ачылды. Аңа Аллаһның 99 исеменең берсе – Әл Җәмил исеме бирелде. Бөтендөнья татар конгрессы шул турыда хәбәр итә.

Ачылышка авыл кешеләре, Башкортстан Республикасыннан да кунаклар җыелды .

Сәламләү сүзе белән Чиләбе һәм Курган өлкәләре мөселманнарының Төбәк диния нәзарәте рәисе Ринат хәзрәт Раев, район мөхтәсибәте җитәкчесе Сабирҗан Хөснетдинов, Башкортстан Республикасы Аскын районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәт хәзрәт Хәсәнов, Сарин авыл җирлеге хакимият башлыгы Илсөяр Шаһиева чыгыш ясады. Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе Кунашак районы район Җыелышы депутаты Даян Иштимиров, Ямалетдинов Кашшаф - Башкортстан Республикасының «Танып» шифаханәсе директоры да катнашты.

Мәчетнең мәйданы 120 квадрат метр тәшкил итә, анда бер үк вакытта 100 дән артык кеше намаз укый ала. Тиздән янәшәдәге территориядә ашханә һәм балалар мәйданчыгы төзелә башлаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100