news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кунакларга Татарстанның икътисади җәлеп итүчәнлеге турында сөйләү кирәк – Талия Миңнуллина

Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина сүзләренчә, Татарстан инвестицияләре – илдәге иң отышлы кертемнәр рәтендә.

Кунакларга Татарстанның икътисади җәлеп итүчәнлеге турында сөйләү кирәк – Талия Миңнуллина
Салават Камалетдинов

(Казан, 22 июнь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Футбол буенча Казанда узган Конфедерацияләр Кубогы көннәрендә Татарстанга инвестицияләр җәлеп итү мөмкинлеге дә туа. Моңа Татарстанда яшәүче һәр кеше үз өлешен кертә ала. Бу хакта Конфедерацияләр Кубогына аккредитация узмаган журналистлар өчен уздырылган матбугат конференциясе вакытында Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина җиткерде.

«Безнең һәрберебез бу эштә агент ролен үти ала. Кунакларга Татарстанның икътисади җәлеп итүчәнлеге турында сөйләргә кирәк. Үзебездәге инвестиция мөмкинлекләре турында никадәр күбрәк сөйләсәк, республикага файдасы да күбрәк булачак”, – ди Талия Миңнуллина.

"Бу мәсьәләдә хәтта мәктәп укучылары да агент була ала", - ди агентлык җитәкчесе. Мисалга мәдәни алмаш программасы белән Бөекбританиягә китеп, анда бер гаиләдә яшәгән Казан укучысы китерелде. Укучы үзе яшәгән гаилә әгъзаларын Татарстанга бизнеска җәлеп итә алган.

Инвестиция ягыннан җәлеп итүчәнлек турындагы мәгълүматны киңрәк җәелдерергә кирәк. Татарстан инвестициясе – ил күләмендәге иң отышлы кертем булачагына ышандыра алсак, нәтиҗәсе дә булачак. Моны социаль челтәрләр аша да башкарырга мөмкин”, – диде Миңнуллина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100