news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кунаклар күп булу сәбәпле, Мәскәүдә Михаил Горбачев белән хушлашу вакытын озайттылар

Мәскәүдә СССРның экс-Президенты Михаил Горбачев белән хушлашу вакытын озайттылар. Башта хушлашу мәрасиме көндезге уникегә кадәр барачак дип хәбәр иткәннәр иде. Әмма хәзер дә Горбачев белән хушлашырга килүчеләр туктап тормый, дип яза РИА Новости.

Хушлашу мәрасиме Союзлар Йортының Колонна залында иртәнге уннан бирле бара. Михаил Горбачевны Новодевичье зиратында җирләячәкләр.

Чарада Венгрия Премьер-министры Виктор Орбан, Иминлек советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев, җырчы Алла Пугачева, композитор һәм продюсер Виктор Дробыш, Россотрудничество башлыгы Евгений Примаков, Дәүләт Думасы депутатлары, Россия ведомстволары вәкилләре, чит ил дәүләт илчеләре һәм башка кунаклар катнашкан.

Михаил Горбачев озакка сузылган авырудан соң 30 августта вафат булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot