news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кунакханә, туризм менеджментында халыкара дәрәҗәдә белем алырлык уртак проект гамәлгә керә

Биредә сүз Россия халыкара туризм академиясе һәм «VATEL» француз институтының уртак мәгариф программасы турында бара

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген 16.00 сәгатьтә «Казан гранд-отелендә» Россия халыкара туризм академиясе һәм «VATEL» француз институтының уртак мәгариф программасын ачу тантанасы башлана.

Әлеге чарада, шушы мәгариф проектына җәлеп ителгән студентлардан тыш, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министры урынбасары Анатолий Березинский, Казан шәһәре Башкарма комитетының тышкы элемтәләр һәм туризм комитеты рәисе Сергей Иванов, туристлык бизнесы вәкилләре катнашыр дип көтелә. Казан мэриясеннән алынган әлеге хәбәрдә әйтелгәнчә, уку программасы инглиз, француз телләрен ныклап үзләштерерлек, уртак проект исә кунакханә һәм туризм менеджментында халыкара дәрәҗәдә белем алырлык мөмкинлек бирәчәк. Аны гамәлгә ашыруга Татарстан башкаласының «Шаляпин палас отеле» белән «Казан гранд отеле» җәлеп ителгән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100