Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кунакханәләр классификациясе мәсьәләсе "Дөнья чемпионаты-2018"не кабул итүче төбәкләр өчен актуаль - Сергей Иванов
Казанда футбол буенча Дөнья чемпионаты чорында кунакханә комплексы белән идарә итүне оештыруга багышланган конференция уза
(Казан, 17 июль, «Татар-информ», Алсу Сафина). Казанда футбол буенча Дөнья чемпионаты чорында кунакханә комплексы белән идарә итүне оештыруга багышланган ике көнлек конференция уза. Конференция ачылышында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин һәм туризм буенча Федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Николай Королев сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.
Алексей Песошин сүзләренә караганда, "Kazan-Arena" стадионы конференция үткәрү өчен очраклы сайланмаган, чөнки 2018 елда нәкъ биредә футбол буенча дөнья чемпионаты матчлары узарга тиеш. “Соңгы елларда илдә туризмны үстерүгә зур игътибар бирелә. Зур спорт вакыйгалары инфраструктура үсешенә өлеш кертә, бу кунаклар санында чагыла”, - дип билгеләп үтте Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары. Казанда конференция Россия туризм комитеты тарафыннан персоналны әзерләү һәм сервис сыйфатын күтәрү максатыннан оештырыла, диде ул.
Казанның кунакханә фонды футбол буенча дөнья чемпионаты кунакларын кабул итәргә әзер, дип билгеләп үтте А.Песошин. Шул ук вакытта сервис, куркынычсызлык һәм уңайлы шартлар сыйфаты буенча таләпләр даими үсә. “Без барлык үзгәрешләрне дә оператив рәвештә игътибарга алырга тиеш”, - дип өстәде ул.
"Дөнья чемпионаты-2018"не үткәрү өчен Россиянең 11 төбәген туризм өлкәсендә квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү мөһим бурычларның берсе, дип ассызыклады Ростуризм җитәкчесе урынбасары Николай Королев. Ул шулай ук 2015 елның 1 июленә кадәр футбол буенча дөнья чемпионаты уза торган төбәкләрдә кунакханәләр классификациясен үткәрү зарур. Бу мәсьәлә буенча тематик секцияләрдә фикер алышыначак. “Сочи, Казан һәм башка төбәкләрдә урнаштыру чараларын классификацияләү тәҗрибәсе хезмәтләрнең сыйфатын яхшырту, объектларның матди-техник базасын ныгыту, аларны җәлеп итүчәнлеге сыйфатына, көндәшлеккә сәләтлелегенә уңай йогынты ясавын күрсәтте”, - дип билгеләп үтте Королев.
Федераль түрә сүзләренә караганда, классификация системасында кунакханә һәм башка урнаштыру урыннары персоналлары классификациясенә мәҗбүри таләпләр каралган: белем дәрәҗәсе, эш тәҗрибәсе, чит телләрне, Россия һәм халыкара хезмәт күрсәтү стандартларын белү.
ТР Дәүләт туризм комитеты рәисе Сергей Иванов, кунакханәләр классификациясе мәсьәләсе "Дөнья чемпионаты-2018"не кабул итүче төбәкләр өчен актуаль, дип ассызыклады. Журналистлар белән аралашу вакытында, кунакханә, хостел, пансионат һ.б. киләсе елның 1 июленә кадәр классификация процедурасын узарга тиеш, дип аңлатма бирде ул. Аның сүзләренә караганда, бүген республикада 4 оешма төбәк аккредитациясен узган, алар классификация үткәрә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз