news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кунакбай авылы халкы «типтәр» сүзе килеп чыгышының яңа версиясен тәкъдим итә

Бер төркем галимнәр фикеренчә, типтәрнең фарсыча «дәфтәр» сүзеннән булуы мөмкин, икенче бер версия типтәр сүзен «тибелгән» сүзеннән булуын фаразлый.

Кунакбай авылы халкы «типтәр» сүзе килеп чыгышының яңа версиясен тәкъдим итә
Рәмис Нәҗмиев фотолары

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Учалы районындагы 12 типтәр авылының берсе булган Кунакбай халкы әлеге сүзнең килеп чыгышы тарихының яңача версиясен тәкъдим итә.

Башкортстанның Учалы районы Кунакбай авылында яшәүче Таңсылу Йосыпова типтәр сүзен «Тип тәрегә» сүзенә бәйләп аңлата.

«Без ничек татар? Миңа бер агай язып калдырганча, Арслан баба чукындырудан качып Казаннан Өрген дигән авылга килеп утырган. Ул агай болай дип әйтә: кемнәр чукындырылган татарлар — алар керәшеннәр, ә чукындырудан качып килгәннәр — типтәреләр. Типтәрләр түгел — типтәреләр (Тип тәрегә)», — ди ул.

«Әхмәдулла бабай: „Өрген ягына тезеп куеп халыкны чукындырырга иткәч: ‚Тибегез тәрене‘ дип баш бирмәгәннәр“, — дип сөйли торган иде. Бу башкортларның исконный җирләре булган, восстаниеләр күтәрелгән, бөтен яулар шуннан үткән», — Таңсылу Йосыпова.

Ул типтәр телен үзгәртүенә дә игътибарны юнәлтте. «Мин башкортка бардым да, башкортча сөйләшеп алдым да киттем. Безнең авылда өч татар апае бар, алар бервакытта да телен ташламый. Ә безнең халык… күчеп килгәне шуннан да беленә», — ди ул.

Башкортстанның Учалы районында 12 типтәр авылы бар. «Татар-информ» хәбәрчесе шуларның икесендә — Кунакбай һәм Юлдаш авылларында булды. Ул авыл мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Агинәйләр» фольклор ансамблендә катнашучылар белән аралашты.

Бер төркем галимнәр фикеренчә, типтәрнең фарсыча «дәфтәр» сүзеннән булуы мөмкин, икенче бер версия типтәр сүзен «тибелгән» сүзеннән булуын фаразлый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100