news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Культура" телеканалында Себер татарлары турында тапшыру чыга

Программада Көньяк-Көнбатыш Себердә яшәүче татарлар, аерым алганда, хәзерге Омск өлкәсенә Урта Азиядән күчеп килгән бохарчылар турында сөйләнелә.

(Казан, 5 сентябрь, “Татар-информ”). "Культура" телеканалы бүген, 5 сентябрьдә, Пьер Брошеның "Үләнкүл авылы риваяте" программасын тәкъдим итә. Бу хакта "Омск өлкәсенең региональ татар милли-мәдәни автономиясе” сайты хәбәр итә.

Программада Көньяк-Көнбатыш Себердә яшәүче татарлар, аерым алганда, хәзерге Омск өлкәсе территориясенә Урта Азиядән күчеп килүчеләр турында сөйләнәчәк.

"Көньяк-Көнбатыш Себернең төркиләшүе безнең эраның ХХII гасырында башланган дип саныйлар. Fрхеологлар яңа һәйкәлләр тапканнан соң, чикне VIII гасырга кадәр күчерәләр. Бохарчылар турындагы беренче указ 1595 елда булган һәм анда Бохара сәүдәгәрләренә ярдәм итәргә дип язылган. XVII гасырда патша указы бохарлыларга Иртыш ярларыннан җир алырга рөхсәт итә. Шул чакта Үләнкүл авылына нигез салына", диелә хәбәрдә.

Бүген Уләнкүл ничек яши, ислам үзенчәлекләре нинди, Себер татарлары нинди бәйрәмнәрне билгеләп үтә, бәйрәмнәрдә нинди ризыклар әзерли – тапшыру шул турыда бара.

Программаның кунаклары - Светлана Корусенко, ул этнолог, Ф.М. Достоевский исемендәге Омск дәүләт университеты доценты. Александр Селезнев, шулай ук этнолог, археология һәм этнография институтының өлкән фәнни хезмәткәре. Зәлифә Рахмангулова – туган якны өйрәнүче, рус теле һәм әдәбияты укытучысы, ә Диана Кулбагина – Үләнкүл авылы кешесе.

Программа 2018 елның июнендә Омск өлкәсенең Большеречинский районы Үләнкүл һәм Тевриз районы Ташеткан авылларында төшерелгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100