news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Кулонстрой» төзелеш холдингы башлыгы Дәүләт Советының иң бай депутаты дип табылды

Альберт Фәхретдинов узган елда 605 миллион сумга якын акча эшләгән.

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы депутаты Альберт Фәхретдинов узган елгы нәтиҗәләр буенча Дәүләт Советының иң бай депутаты дип табылды. Аның 2017 ел өчен декларацияләнгән кереме 604,6 миллион сум тәшкил итә. Әлеге мәгълүматлар Татарстан парламенты сайтында дөнья күргән.

Фәхретдинов һәм аның хатыны 619 миллион сум акча эшләгән. Шуның нәтиҗәсендә «Кулон» ябык акционерлык җәмгыяте компаниясе һәм «Кулонстрой» төзелеш холдингы башлыгы Татарстан Дәүләт Советы депутатлары арасында керемнәр үсеше буенча лидерлар рәтенә күтәрелгән.

2016 елда Фәхретдиновлар гаиләсенең гомуми кереме 90 миллион сумнан артык тәшкил иткән. Бер ел эчендә «Кулонстрой» генераль директоры һәм аның хатынының табышы 7 тапкыр диярлек арткан.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100