news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кулланылмаган ана капиталы февраль аенда 7,5 процентка индексацияләнә

2024 елның 1 февралендә Социаль фонд ана капиталын әлегә файдаланмаган барлык гаиләләргә аның суммасын 7,5 процентка индексацияләячәк. Сертификатта акчаның бер өлешен саклап калганнарны да шундый ук индексация көтә. Кулланылмаган сумма никадәр күбрәк булса, индексациядән соң өстәмә шулкадәр югарырак булачак. Бу хакта Социаль фондның Татарстан бүлекчәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аерым алганда, сертификаттан әлегә бер тапкыр да кулланмаган гаиләләр өчен артым 44 мең сум тәшкил итәчәк. Ана капиталын икенче балага рәсмиләштергән һәм әлегә аны бернәрсәгә дә тотмаган ата-аналарның исә сертификат суммасы 58 мең сумга арта.

Ана капиталының бер өлешен саклап калган гаиләләрдә ул 7,5 процентка арта. Әйтик, сертификат буенча 375 мең сум калса, февраль аенда бу сумма 403 мең сумга кадәр артачак.

Тотылмаган ана капиталы турында мәгълүмат ата-аналарга дәүләт хезмәтләре порталында ачык. Социаль фондның бу хезмәте ана капиталы турында һәрвакыт актуаль мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә. Гаилә капиталны программада каралган юнәлешләргә тота ала.

Ана капиталы инфляция дәрәҗәсенә нисбәтле елына бер тапкыр индексацияләнергә тиеш. Россия Икътисади үсеш министрлыгы фаразларына караганда, ул бу ел ахырына 7,5 процент тәшкил итәчәк. 1 февральдән беренче балага ана капиталы күләме 631 мең сумга кадәр, икенче балага югары ана капиталы 833,8 мең сумга кадәр арта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100