news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кулланылган электр чыганакларын эшкәртү өчен Курган белгечләрен чакырачаклар

«Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры фикеренчә, республикада батарейкалар һәм терекөмешле лампаларны җыю пунктлары булдырырга кирәк.

Кулланылган электр чыганакларын эшкәртү өчен Курган белгечләрен чакырачаклар
president.tatarstan.ru

(Казан, 24 апрель, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Куллануда булган батарейкалар һәм терекөмешле лампаларны эшкәртү өчен Татарстанга Курганнан белгечләр чакыралар. «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышында компания генераль директоры Рафинат Яруллин шул хакта хәбәр итте.

«Казанда чүп-чар эшкәртү заводы төзү күздә тотыла. Тема бик тә актуаль. Терекөмешле лампалар, батарейкаларны эшкәртүдә кыенлыклар туарга мөмкин. Республикада шундый калдыкларны җыю пунктлары булдырырга кирәк. Алар барлык министрлыклар, офис биналары, предприятиеләр, мәктәпләрдә булырга тиеш», - диде ул.

Яруллин әлеге теманың ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белән берлектә җентекләп тикшерелүен билгеләп үтте.

«Терекөмешле лампалар, батарейкаларны эшкәртү өчен Курган белгечләрен чакырабыз. Мондый технологияләр бар», - дип искәртте «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры.

Ул Түбән Камада терекөмешле лампаларны эшкәртә торган фирма булуын билгеләп үтте. 

news_right_1
news_right_2
news_bot