Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Кулланучылардан бензин тиешле күләмдә салынмау буенча мөрәҗәгатьләр килә башлаган
Роберт Гыйләҗиев фикеренчә, ягулык тиешле күләмдә салып бетерелгәнме икәнлеген тикшерү өчен конкрет методикалар кирәк.
(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Соңгы вакытларда кулланучылардан АЗСларда бензинны тиешле күләмдә салып бетермәү буенча мөрәҗәгатьләр ешайган. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта Ягулык-энергетика ресурсларын рациональ куллану идарәсе җитәкчесе Роберт Гыйләҗиев хәбәр итте.
«Мондый очракларда АЗСларга барабыз. Башта тикшерү өчен фәрман әзерләнә, аннары белгеч урынга бара. Без үлчәгеч белән барабыз, кайчак хәтта артыгын салу ачыклана», — диде.
31 октябрьдә Балык Бистәсендәге Котлы Бүкәш авылындагы АЗСка зарлану килгән. Белгечләр шул урынга барган. «Без 10 литр бензин алырга уйладык. Үлчәгечкә салып карадык, 495 миллилитр агызып бетермәгәннәре ачыкланды. Акт төзедек, имзаларга мәҗбүр булдылар. Материалларны Роспотребнадзорга юлладык. Чаралар күрелер дип ышанабыз», — ди Роберт Гыйләҗиев.
Аның фикеренчә, бүген ягулык тиешле күләмдә салып бетерелгәнме икәнлеген тикшерү өчен конкрет методикалар эшләргә кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз