Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кулланучылар оешмасы берлеге башлыгы: Күрсәтелгән хезмәтләр күләме 10 процентка артты
Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Кулланучылар оешмасы берлеге эшчәнлеген уңай бәяләде.
(Казан, 5 апрель, "Татар-информ"). 2018 елда халыкка күрсәтелгән хезмәт күләме 25 млрд. 252 млн сум тәшкил иткән һәм үсеш 10 процент булган. Республика кулланучылар кооперациясе системасы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында бүген Татарстанның Кулланучылар оешмасы берлеге башлыгы Мәхмүт Фәттахов сөйләде. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
ТР Хөкүмәте Йортында бөтен муниципаль берәмлекләр белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Татарстан Республикасы бюджеты исәбенә, авылда яшәүче 11 мең кешене тәэмин итү өчен, 53 модульле кибет төзелгән. "40ны 60ка" программасы буенча гадәттәгечә технологик җиһазлар һәм махсус транспортны сатып алуга субсидияләр, шулай ук авыл халкыннан терлекчелек продукциясен сатып алу бәяләрен арттыруга субсидияләр бирелә.

Мәхмүт Фәттахов сүзләренчә, кулланучылар оешмалары бөтен районнарда да эшли. 2018 ел нәтиҗәләре буенча халыкка иң күп хезмәт Буа райпосы күрсәткән - 459 млн. сумга, аннары Алексеевск райпосы - 442 млн. сумга, 420 млн сумлап - Актаныш, Әлмәт, Балык Бистәсе кулланучылар оешмалары.
Узган ел дәвамында 14 муниципаль районда кулланучылар кооперативлары оештырылган, 10 млрд сумга продукция әзерләнгән. Соңгы биш елда әзерләнә торган продукция күләме икеләтә арткан. Зәй продукция әзерләү оешмасын үрнәк булырлык. Ул әзерләнә торган продукция күләмен елына 70 млн. сумга җиткергән, диде Фәттахов.

Мәхмүт Фәттахов ТР Президентына 2020 елга кадәр кибетләр төзү программасын дәвам итүне сорап мөрәҗәгать итте. Рөстәм Миңнеханов республикага кулланучылар кооперациясе кирәклеген ассызыклады. Ул Татарстанның Кулланучылар оешмасы берлеге эшчәнлеген уңай бәяләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз