Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кулланучылар күзәтчелеге Россия туристларының Монголиядә чума йоктырмавын ачыклаган
Россия-Монголия чикләре аша узу пунктларында санитар-карантин контроле көчәйтелгән.
(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Россия Кулланучылар күзәтчелеге Монголиядә чума буенча эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, авырудан зыян күргән Россия гражданнары юк, дип хәбәр итте. Бу хакта РИА Новости җиткерә.
- Россиянең 17 туристы Монголиянең көнбатыш өлешендә Баян-Улгий провинциясе территориясеннән чыга алмавы хәбәр ителгән иде. Анда чума йоктыру очраклары аркасында карантин кертелгән. Көнбатыш Баян-Улгий провинциясе районында, Алтай белән чиктәш җирдә, үлем белән тәмамланган ике чума очрагы теркәлгән.
«Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә булган мәгълүматларга караганда, Монголия территориясендә чумадан зыян күргән Россия гражданнары юк», - диелә ведомство сайтында бастырылган хәбәрдә.
Инфекцияне профилактикалау буенча чаралар комплексы үткәрелә, дип тә өстәлә. Россия-Монголия чикләре аша узу пунктларында санитар-карантин контроле көчәйтелгән.
Моннан тыш, кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте Монголия ягы белән хезмәттәшлек итә һәм Россиядә чума таралу куркынычын киметү өчен эпидемиягә каршы кирәкле чаралар үткәрә, дип әйтелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз