news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кулланучылар кәрзине кыйммәтләнергә мөмкин

Диетологлар ит, эремчек, йомырка һәм җиләк-җимешне арттырырга, икмәк һәм шикәр санын киметергә тәкъдим итте.

(Казан, 28 гыйнвар, "Татар-информ"). Россия кулланучылар кәрҗиненә күбрәк ит, балык, йомырка, эремчек һәм җиләк-җимеш өстәргә тәкъдим иттеләр. Бу аның 30 процентка артуына китерәчәк. Тиешле тәкъдимне федераль туклану һәм биотехнологияләр үзәге Россия Хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгына юллаган. Бу хакта «Известия»яза.

Белгечләр итне 5 процентка, балыкны — 16 процентка, кош — кортларны — 11 процентка, ә эремчек һәм йомырканы 14 процентка арттырырга тәкъдим итәләр. Моннан тыш, җиләк-җимеш һәм яшелчә күләмен 17 процентка арттырырга һәм тоз, икмәк, үсемлек майлары һәм шикәр санын киметергә тәкъдим ителә.

Диетологларның тәкъдиме россиялеләрнең симерүдән, артык авырлыктан һәм диабеттан интегүе белән бәйле.

Кулланучылар кәрҗинен 2021 елга яңартачаклар.

news_right_1
news_right_2
news_bot