news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсендә эшмәкәрләр өчен ачык ишекләр көне була

Акция ведомствоның барлык зур территориаль бүлекләрендә уздырыла

(Казан, 21 март, «Татар-информ»). Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Бөтенроссия "Эшмәкәрләр өчен ачык ишекләр көне" кысаларында ведомствоның ТР буенча идарәсе республика эшмәкәрләрен кызыксындырган сорауларга җавап бирә. Акция 26 март көнне 10.00дән 16.00гә кадәр идарә һәм аның зур территориаль бүлекләрендә (Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт калаларындагы) узачак.

Акциянең максаты эшмәкәрләр һәм кече һәм урта бизнес вәкилләренә бушлай консультатив ярдәм күрсәтү, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

Искәртеп узабыз: 2016 ел дәвамында идарә эшмәкәрләр өчен ачык ишекләр көнен айның һәр чәршәмбесендә 14.00дән 16.00гә кадәр үткәрә.  

news_right_1
news_right_2
news_bot