news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенә татарстанлылардан 100 дән артык мөрәҗәгать булган

Идарәнең "кайнар линия"се телефоны буенча 218 мөрәҗәгать булган

  (Казан, 30 март, «Татар-информ»). 23-27 мартта Россия Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең ТР буенча идарәсенә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча 117 мөрәҗәгать булган, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

Мөрәҗәгатьләрнең күбесе сәүдә өлкәсенә кагылышлы булган, 12 се – финанс хезмәтләргә, 46 сы – торак-коммуналь хезмәтләргә, 34 е - калган мәсьәләләр буенча.
Россия Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең ТР буенча идарәсе кулланучыларның мебель сату-алу буенча килешүне гамәлдән чыгару, товар өчен түләнгән акчаны кайтару, рухи зыян өчен компенсация турындагы мәнфәгатьләрен яклау дәгъвалары канәгатьләндерелгән. Аларның гомум суммасы 27 мең сум тәшкил иткән.

Бу чорда идарәнең 236-94-11 номерлы "кайнар линия"сенә 218 мөрәҗәгать булган, шалтыратучыларга аңлатма һәм консультация бирелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot