news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кулланучылар хокукларын яклау хезмәте Татарстан эшмәкәрләре өчен Ачык ишекләр көне уздыра

Күзәтчелек федераль хезмәте белгечләре Казанда Зур Кызыл урамда 30нчы йортта һәм республика территориаль бүлекләрендә кабул итә.

(Казан, 13 август, “Татар-информ”). 15 августта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте Татарстан эшмәкәрләрен кабул итә. Бу хакта ведомство матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күзәтчелек федераль хезмәте белгечләре Казанда Зур Кызыл урамдагы 30нчы йорт адресы буенча, шулай ук республиканың 12 территориаль бүлегендә 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр кабул итә.

Белгечкә эләгү өчен, алдан язылу кирәкми, - дип хәбәр итә ведомство матбугат хезмәте.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot