news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кулланучылар хокукларын яклау федераль хезмәте яңа ел алдыннан алкоголь сыйфатын тикшерә

Россия Хөкүмәте күзәтчелек ведомстволарына шампан шәрабе, коньяк һәм бренди җитештерүче һәм сатучылар эшенә планнан тыш тикшерү үткәрүне йөкләгән.

(Казан, 1 ноябрь, "Татар-информ"). Россия Хөкүмәте Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенә һәм башка күзәтчелек ведомстволарына шампан шәрабе, коньяк һәм бренди җитештерүче һәм сатучылар эшенә планнан тыш тикшерү үткәрүне йөкләгән. Бу хакта РИА “Новости”га Кулланучылар хокукларын яклау хезмәте башлыгы Анна Попова хәбәр итә.

“Биредә бурыч уртак һәм һәркем үз юнәлеше буенча тикшерү үткәрәчәк. Без базарга куелган продукциянең куркынычсыз һәм сыйфатлы булуын тикшерәбез”, - дип җиткергән Попова.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте мәгълүматлары буенча, тикшерүдә Россиядә алкоголь җитештерү һәм сатуны көйләү, Россия сыйфат күзәтчелеге, Эчке эшләр министрлыгы һәм Генераль прокуратура катнаша.

“Соңгы елларда әлеге нокталарда 18 тапкыр азрак булуны истә тотып, Яңа ел алдыннан шундый тикшерү уздыру мөһим. Бәйрәм алдыннан кешеләр озак вакытка азык-төлек ала”,- дип өстәгән ул куркынычсызлык чаралары күрергә кирәклеген әйтеп.

Попова мәгълүматлары буенча, Россиядә “дөнья тенденциясе” белән чагыштырганда алкоголь тикшерүләрендә сыйфатсыз эчемлекләр кимрәк табыла, шулай да базарны сыйфатсыз продукциядән арындыру кирәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100