news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кулланучылар хокукларын яклау буенча олимпиаданың өченче туры тәмамланды

Олимпиада нәтиҗәләре 6-10 ноябрьдә Европа сыйфат атналыгында игълан ителәчәк

Кулланучылар хокукларын яклау буенча олимпиаданың өченче туры тәмамланды
Алсу Нуруллина

(Казан, 1 ноябрь, "Татар-информ"). "Кулланучылар хокукларын яклау" олимпиадасының өченче туры җиңүчеләре ачыкланды. Бу хакта "Татар-информ"га ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең матбугат сәркатибе Алсу Нуруллина хәбәр итте.

30 октябрьдә Түбән Кама шәһәренең 37нче мәктәбендә Кама аръягы укучылары арасында “Кулланучылар хокукларын яклау буенча олимпиада”ның өченче этабы узды. Якындагы районнардан килгән 38 укучы язма тест эшләде. Тест нәтиҗәләре буенча 14 кеше чираттагы биремне үтәде.

Олимпиадада башка катнашучылар өчен өченче тур 1 ноябрьдә, Казан шәһәренең 159 лицеенда узды. Казанда бүген 48 укучы катнашты, 21 кеше финалга чыкты. 35 кеше арасыннан җиңүчеләрне сайларга кирәк булачак.

Олимпиада нәтиҗәләре 6-10 ноябрьдә Европа сыйфат атналыгында игълан ителәчәк. Җиңүчеләргә дипломнар, грамоталар, кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.
Җиденче республика олимпиадасы 20 ноябрьгә кадәр дәвам итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot