Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кулланучыга тауар турындагы туры мәгълүмат тәкъдим ителергә тиеш
Кулланучыга тауар турындагы туры мәгълүмат тәкъдим ителергә тиеш
(Казан, 18 апрель, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). Бүген кулланучылар базары һәм хезмәт күрсәтү белгечләре һәм ТР Кулланучылар мәгълүматы үзәге хезмәткәрләре белән берлектә “Тандем” сәүдә-күңел ачу комплексында урнашкан “Перекресток” гипермаркетының 80 хезмәткәре өчен өйрәтүче семинар үткәрде. Биредә сүз азык-төлек продуктларын сату турында барды. Бу турыда “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Казан башкарма комитетының кулланучылар базары һәм хезмәт күрсәтү комитетында хәбәр иттеләр.
“Перекресток” гипермаркеты җитәкчеләре үзләренең хезмәткәрләре өчен өйрәтү семинары үткәрү үтенече белән мөрәҗәгать иткән, чөнки күп кенә азык-төлек продуктлары җитештерүчеләр тауар савытында аның турында мәгълүматны урнаштырмый: әлеге май яки шоколадны әзерләүче кем, продуктның авырлыгы нинди, кайчан җитештерелгән һәм башкалар. Сатучыларның йогурт продуктын йогурттан, атланмайны спреттан аера алмавы гаҗәп түгел, өстәвенә савытларны бизәү бер үк төрле. Шул ук вакытта, сатып алучылар моңардан канәгать түгел, алар үзләре сатып алынган тауар турында күбрәк белергә тели. Өйрәтүче семинар нәкъ менә шул мәсьәләләргә багышланган иде. Якын арада мондый семинарлар “Тандем” сәүдә челтәренең башка кибетләрендә дә үтәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз